«Татнет йолдызлары-2010» конкурсы нигезләмәсе

Гомуми нигезләмәләр

1.1. Конкурсның рәсми исеме

«Татнет йолдызлары-2010» интернет-проектлар конкурсы (алга таба - Конкурс).

Татар телендә Конкурсның рәсми исеме - «Татнет йолдызлары» («Tatnet yoldizlari»).

1.2. Конкурсның рәсми сайты

http://tatar.su

1.3. Конкурсны үткәрү максатлары

Конкурс Интернет челтәрендәге Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия мәгълүмати ресурсларны эзләп табу максатыннан ел саен үткәрелеп килә. Мондый мәгълүмати ресурсларның бергәлеге, «Рунетка» аналогик рәвештә, «Татар Интернеты» яисә кыскача «Татнет» дип исемләнеп йөртелә.

Конкурсның иң төп максаты булып Татарстан Республикасында һәм дөньяда татарлар күпләп җыелып яши торган урыннарда иҗат итү, аралашу, ял итү һәм професииональ эшчәнлек өчен яңа мохит буларак Интернет челтәре күтәрелүенә һәм үсешенә ярдәм итү тора, бу үз чиратында түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Интернет челтәрендә татар мәгълүмати тирәлеге формалаштыру һәм татар темаларын яктыртучы сайтларга ярдәм күрсәтү
  • татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә глобаль интернет челтәренең һәм мәгълүмати технологияләрнең мөмкинлекләрен һәм ролен пропагандалау
  • уңай җәмгыять фикерен формалаштыру һәм глобаль Интернет челтәрендә татар милли сегментын үстерүдә дәүләт хакимияте органнарын, татар бизнесын, татар җәмгыяте оешмаларын һәм бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны актив катнашырга чакыру
  • Интернет челтәрендә татар телен файдалану өчен стимул бирү
  • Татнетны киләчәктә үстерү максатыннан татар тематикасын яктыртучы сайт авторлары хезмәтен бәяләү
  • Интернет челтәрендә Татарстан Республикасының һәм татар телендәге яисә татар этнокомпоненты булган иң яхшы мәгълүмати ресурсларны алга этәрүгә булышлык итү

1.4. Әлеге Нигезләмәдә кулланылучы төп төшенчәләр

Конкурс — әлеге Нигезләмәдә бирелгән бәяләү критерийларына туры килүче интернет-проектларны ачыклауга юнәлтелгән чаралар җыелмасы.

Оештыру комитеты (Оргкомитет) — Конкурсны оештыручылар.

Жюри — сайтларга профессиональ бәя бирүче һәм Конкурс Җиңүчеләре турында карар кабул итүче кешеләр төркеме.

Дәгъва кылучы — Конкурста катнашу өчен тәкъдим ителүче юридик яисә физик йөз (гариза бирүче).

Конкурсант — Конкурста катнашу өчен Оештыру комитеты тарафыннан хупланган сайт.

Номинант — үз номинациясендә Конкурсның Җиңүчесен билгеләү максатыннан йомгаклаучы тавыш бирү өчен Жюри яисә интернет-файдаланучылар сайлап алган сайт.

Җиңүче — Номинантлар арасыннан үз номинациясендә 1, 2 яисә 3-нче урынны алган сайт.

Бүләкләр — Конкурсның Җиңүчеләренә бирелүче призлар һәм дипломнар.

Спонсорлар — теге яисә бу формада Конкурска материаль, мәгълүмати, технологик яисә башка төр формада ярдәм күрсәтергә әзер физик яисә юридик йөзләр.

1.5. Конкурсны үткәрүне координацияләү

Конкурсны үткәрүне координацияләү төрле өлкәләрдәге экспертлардан Жюри составын формалаштыручы Оештыру комитетына йөкләнелгән. Конкурсны үткәрү барышында Оештыру комитеты Дәгъва кылучыларның гаризаларын, һәр номинациядә Конкурсантлар исемлеген, Конкурс Номинантлары һәм Җиңүчеләре исемлеген мәгълүмат базасында туплый һәм аның төгәл алып барылуын тәэмин итә.

Конкурсны оештыручы — Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

1.6. Оештыру комитеты составы

  • Сөмбел Таишева — Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Генераль директоры урынбасары
  • Айнур Сибгатуллин, «Яклау» татар юристлары союзы рәисе, Оештыру комитеты рәисе
  • Марат Мамяшев, программист, «127-creative» веб-студиясенең генераль директоры
  • Раил Гатауллин, программист, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Мәгълүматлаштыру-белем бирү ресурслары бүлеге мөдире

1.7. Жюри составы

  1. «Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек» эш төркеме (3 кеше)
  2. «Эчтәлек һәм интерактивлык (рус телендә)» эш төркеме(3 кеше)
  3. «Эчтәлек һәм интерактивлык (татар телендә)» эш төркеме (3 кеше)
  4. «Дизайн һәм юзабилити» эш төркеме (3 кеше)

Жюри рәисе Оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә, Жюриның кайсы да булса эш төркеме составына керә, Жюри эше белән җитәкчелек итә, Конкурс барышында Жюри әгъзаларының эшчәнлеген координацияли һәм Нигезләмәдә каралган башка төр хокукларга һәм бурычларга ия.

1.8. Мәгълүмат алышу

Оештыру комитеты, Жюри һәм Конкурсантлар арасында мәгълүмат алышу электрон почта ярдәмендә яисә башка төр элемтә чаралары кулланып башкарыла.

Конкурс номинацияләре.

2.1. Тематик номинацияләр*

2.1.1. Масс-медиа:

Периодик челтәр басмалары; традицион басма массакүләм мәгълүмат чараларының (газеталар, журналлар һ.б.) челтәр версияләре яисә алар төзегән веб-ресурслар; теле-, радиотапшыру массакүләм мәгълүмат чаралары cайтлары.

2.1.2. Наука и образование (Фән һәм мәгариф):

Балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, ял итү лагерьлары, мәктәп китапханәләре, балалар өчен ресурсларны эченә алучы, югары һәм махсус урта уку йортлары сайтлары; мәгариф өлкәсенә яисә төрле уку дисциплиналарына багышланган ресурслар, фәнни эзләнү институтлары һәм башка фәнни учреждениеләр cайтлары, фәнни-техник китапханәләр һәм мәгълүмат базалары.

2.1.3. Культура и искусство, история и краеведение (Мәдәният һәм сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү):

Музыкага, рәсем сәнгатенә, театрга, кинога, әдәбиятка багышланган сайтлар, сәнгать әсәрләренең электрон коллекцияләре, тарихи-туган якны өйрәнү эчтәлекле сайтлар, музыкаль һәм төрле иҗат төркемнәре, башкаручыларның сайтлары, үзләренең кумирлары турында җанатарлары төзегән сайтлар.

2.1.4. Корпоративные сайты (Корпоратив сайтлар):

Татарстан Республикасындагы тиҗари (коммерция) оешмалары сайтлары.

2.1.5. Города и районы Республики Татарстан (Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары)

Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм районнарына багышланган рәсми һәм рәсми булмаган сайтлар.

2.1.6. Общественные объединения (Иҗтимагый оешмалар)

Иҗтимагый фондлар һәм башка төр тиҗари булмаган оешмаларның сайтлары, шулай ук төрле программалар, акцияләр һәм иҗтимагый характердагы башка төр чаралар турында сайтлар.

2.1.7. Татарский мир (Татар дөньясы)

Татар халкы мәдәнияты, тарихы һәм этнографиясе турында сайтлар, дөньядагы татар ыруглары сайтлары.

* бу номинацияләрдә рус телендәге эчтәлек кенә бәяләнә.

2.2. Татар телендәге номинацияләр

2.2.1. Татар дөньясы

Татар халкы мәдәнияты, тарихы һәм этнографиясе турында сайтлар.

2.2.2. Мәгариф һәм фән

Татар телендә балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, ял итү лагерьлары, мәктәп китапханәләре, балалар өчен ресурсларны эченә алучы, югары һәм махсус урта уку йортлары сайтлары; мәгариф өлкәсенә яисә төрле уку дисциплиналарына багышланган ресурслар, фәнни эзләнү институтлары һәм башка фәнни учреждениеләр cайтлары, фәнни-техник китапханәләр һәм мәгълүмат базалары.

2.2.3. Туган тел

Әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килүче татар телендәге башка сайтлар.

2.3. «Тамашачы мәхәббәте призы» махсус номинациясе

Әлеге номинациядә барлык интернет-ресурслар да катнаша, әмма Җиңүчене интернет-кулланучылар сайлап ала. Жюри үз эшен башлаганчы конкурсның Оештыру комитеты карары белән башка номинацияләр дә өстәлергә мөмкин.

Оештыру комитеты эшчәнлеге

3.1. Оештыру комитеты функцияләре:

  • Конкурсны үткәрү турында карар кабул итү
  • Конкурсның әлеге Нигезләмәсен эшләү
  • Конкурсны үткәрү шартларын билгеләү (үткәрү кагыйдәләре, сроклары, бәяләү критерийлары, этаплары һ.б.)
  • Жюри составы турында карар кабул итү һәм Жюри Рәисен билгеләү
  • Конкурсның башлануын рәсми игълан итү
  • Конкурсның мәгълүмати кампаниясе кысаларында расланган план нигезендә чаралар уздыру
  • Конкурста катнашырга теләк белдерелгән гаризаларны җыю; гаризаларның төгәл бирелүен, язылышын, Нигезләмә таләпләренә туры килүен тикшерү
  • Конкурс барышында Жюри эшен координацияләү
  • Конкурста Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын оештыру
  • Оештыру комитеты һәм Конкурс алдында торган башка төр оештыру сорауларын хәл итү максатыннан тиешле карарлар кабул итү

3.2. Оештыру комитеты хокуклары

  • әлеге Нигезләмәнең 6.5 пунктындагы таләпләргә туры килмәгән очракта дәгъва кылучы сайтны кире кагу
  • әлеге Нигезләмә тарафыннан урнаштырылган кагыйдәләрне бозу, Конкурсны үткәрү таләпләренә һәм шартларына туры килмәү очракларында Конкурсантны Конкурста катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итү

3.3. Оештыру комитеты бурычлары

  • барлык Конкурсантлар өчен дә тигез шартлар булдыру
  • Конкурсны үткәрүнең ачыклыгын һәм дөреслеген тәэмин итү
  • бүләкләү тантанасы үтәчәк көнгә кадәр Конкурс нәтиҗәләрен сер итеп саклау

3.4. Оештыру комитеты җаваплылыгы

Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәне, Конкурсны үткәрү кагыйдәләрен һәм процедураларын бозган очракта җавап тота.

Оештыру комитеты түбәндәге очракларда җавап тотмый:

  • аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында интернет-ресурсларны тикшереп карый алмаганда
  • дәгъва кылучының гариза тутырганда ялгыш язылган яисә Конкурс барышында үзгәртелгән мәгълүматы булганда
  • мәгълүматны бозып күрсәткәндә яисә техник характерда хаталар булганда

Оештыру комитеты әгъзалары Конкурста үз сайтлары белән катнаша алмыйлар

Конкурсантның хокуклары һәм бурычлары.

4.1. Конкурс Конкурсанты түбәндәге хокукларга ия

  • Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат алып барырга
  • Конкурста катнашу өчен үзенең гаризасын теркәргә
  • гаризаларны кабул итү срогы тәмамланырга кимендә 3 көн кала дигәндә гаризасын кире алырга
  • Конкурсның Җиңүчесе буларак игълан ителгәндә Бүләкне алырга.

4.2. Конкурсант бурычлы

  • гариза бирер алдыннан әлеге Нигезләмә белән танышырга
  • әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килеп язылган гаризаны үз вакытында тапшырырга
  • Конкурсант статусы бирелү турында мәгълүматны кабул итеп алганнан соң бер тәүлек дәвамында үз сайтында «Татнет йолдызлары-2010» конкурсында катнашучы» тамгасын урнаштырырга. Бу тамга рәсми рәвештә конкурс җиңүчеләрен игълан итеп 72 сәгать үткәннән соң гына сайттан алынып куела ала
  • әлеге Нигезләмә тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр һәм процедураларны үтәргә

4.3. Конкурсант түбәндәгеләр өчен җаваплы

  • гаризада күрсәтелгән мәгълүматның төгәл булмавы өчен
  • әлеге Нигезләмәдә каралган шартлар, кагыйдәләр һәм процедураларны үтәмәгән өчен

Әлеге хокук бозулар өчен Оештыру комитеты Конкурсантны Конкурста катнашу хокукыннан мәхрүм итә ала. Әлеге факт тиешле Беркетмә белән теркәлә. Конкурста катнашу хокукыннан мәхрүм ителү турында хәбәр аның электрон почтасына җибәрелә. Төзәтүләр керткәннән соң Оештыру комитеты рөхсәте белән Конкурсант гаризаны яңадан тапшыра ала.

Авторлык хокукын тупас бозучы (сайтта автор рөхсәтеннән башка текст материаллары урнаштыручы яисә авторның әсәрләрен яисә аның өлешен үзенеке дип атаучы), этика нормаларын үтәмәүче, Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзаларына мыскыллы сүзләр әйтүче Конкурсантлар шунда ук Конкурста катнашу хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр.

Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзаларына андый тәртип бозучыларга кызып җавап бирүдән тукталып торырга киңәш ителә. Андый тәртип бозулар кабатланса Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзаларына гамәлдәге закон кысаларында эш йөртергә тәкъдим ителә, тәртип бозучының сайты урнашкан провайдердан әлеге сайтны ябу таләп ителергә дә мөмкин.

Сайтларны бәяләү критерийлары

5.1. Сайтларны бәяләү критерийлары һәм принциплары

Сайтларны бәяләү процессында — теркәлү вакытыннан алып Җиңүчеләрне билгеләгәнгә кадәр — Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзалары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөртәләр:

  • Дизайн һәм юзабилити — рәссамнар, дизайнерлар, юзабилити буенча белгечләр тарафыннан бәяләнә
  • Эчтәлек һәм интерактивлык — журналистлар, маркетинг һәм реклама буенча белгечләр тарафыннан бәяләнә
  • Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек — программистлар һәм мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр тарафыннан бәяләнә

Сайтларны ясаган кебек үк веб-критиканы да төгәл фәннәр рәтенә кертеп булмый. Әмма веб-эшкәртмәләр буенча әйдәп баручы белгечләр тарафыннан «яхшы сайтлар» ясауның кайбер кагыйдәләре формалаштырылган, конкурсант-сайтлар нәкъ менә алар нигезендә бәяләнәчәкләр. Шул ук вакытта һәр бәяләү критериеның чагыштырма кыйммәте сайтның нинди юнәлештә ясалуыннан бәйле. Мисалга, яңалыклар сайтында аның эчтәлеге төп критерий булып торса, сәнгатькә багышланган сайтта, киресенчә, аның дизайнына күбрәк игътибар биреләчәк.

5.2. Дизайн һәм юзабилити

Дизайн — ул сайтның тышкы күренешенә характеристика. Дизайнны бәяләү критерийлары — графиканың югары сыйфаты, шрифтлар һәм төсләрнең дөрес сайланышы, форматның уңышлы кулланылуы, сайт алдына куелган бурычларга һәм аудиториягә туры килүе. Шулай ук «юзабилити» (структура һәм сайт буенча хәрәкәт итү уңайлыгы) бик әһәмиятле. Структура һәм навигация функцияләре сайтта мәгълүмат урнашу өчен җаваплы. Дөрес оештырылган навигация мөмкинлекләре сайттагы тиешле мәгълүматны уңайлы һәм тиз эзләп табу мөмкинлеген бирә, сайттагы эчтәлекне эчкә таба да, киңлеккә дә колачлап кабул итеп алып була.

5.3. Эчтәлек һәм интерактивлык

Эчтәлек (контент) — сайтта булган барлык мәгълүмат ул. Сайттагы мәгълүмат темага туры килергә һәм кулланучының игътибарын җәлеп итә алырга тиеш. Мәгълүматны кулланучыга җиткезү формасы сайт аудиториясенә туры килергә һәм интернет-мәгълүматны уку спецификасын исәпкә алырга тиеш. Сайттагы мәгълүмат төрле характерда була ала — мәгълүмати, утилитар, күңел ачу һ.б., иң мөһиме — ул укучыларда кызыксыну уятырга тиеш. Яхшы интерактивлык гиперсылтамалар һәм калкып чыгучы менюдан гына бәйле түгел — сайт кулланучы белән ике яклы аралашу, мәгълүмат алышу мөмкинлеген булдырырга тиеш. Интерактив элементлар — кулланучыга Интернет челтәренең башка мәгълүмат чыганакларыннан өстенлеген реаль күрсәтә алучы элементлар ул.

5.4. Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек

Бу критерийлар сайтны технологик яктан характерлыйлар. Яхшы функциональлек сайтның тиз ачылуын, андагы сылтамаларның тиешенчә куелуын, ә технологияләрнең урынлы кулланылуын аңлата. Сайтның сыйфаты теге яисә бу серверга, браузер һәм монитор тибына бәйле булмаса тагын да яхшы..

Конкурсны үткәрү тәртибе.

6.1. Конкурсны үткәрү этаплары

  • Гаризалар кабул итү: 2010 нче елның 1 апреленнән алып 31 августына кадәр
  • Номинантларны сайлап алу: 2010 нче елның 1 — 15 сентябре
  • Җиңүчеләрне билгеләү: 2010 нче елның 16 — 30 сентябре
  • Җиңүчеләрне бүләкләү: 2010 нче елның октябрь ае

I этап. Конкурсантларны теркәү

6.2. Конкурста катнашырга теләк белдереп гариза бирү

Конкурста Гариза кабул итә башлау көненнән алып Конкурс тәмамланганга кадәр (2009 нче елның октябре) гамәлдә булып эшләп килүче сайт катнаша ала. Гариза бирүче берничә сайт белән Конкурста катнаша ала, сайтлар саны чикләнимәгән. Конкурска Гаризаны сайтны ясаучы web-оста да, сайт хуҗасы да, яисә аның вәкиле дә бирә ала.

Сайт берьюлы ике категория номинациядә дә катнаша ала («тематик номинацияләр» һәм «татар телендә номинацияләр»), әмма бер категория эчендә бер номинациядә генә катнашырга хокуклы. Мисалга, «Масс-медиа» номинациясендә катнашучы сайт параллель рәвештә «Татарский мир» номинациясендә катнаша алмый.

Гаризаны чит кешеләр дә (сайтка кагылышы булмаган) яза ала, бу очракта Оештыру комитеты Гаризада күрсәтелгән элемтә өчен мәгълүматлар буенча 48 сәгать эчендә бу турыда сайт авторларына яисә хуҗасына хәбәр итә һәм аларның рөхсәтен ала.

Порталларның өлешләре, тулы бер тәмамланган эшләп килүче сайт буларак оештырылган очракта, Конкурста аерым катнаша алалар.

Сайт катнашачак номинацияне Гариза бирүче билгели. Оештыру комитеты номинацияне үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга хокуклы, чөнки сайтның нинди номинациядә булуы аның Конкурста катнашуга кабул ителүгә һәм җиңүгә шансларын билгели.

6.3. Гариза формасы

Конкурста катнашу өчен Гариза электрон формада тутырыла. Формада аермачык тутырылырга тиешле түбәндәге позицияләр бар: Гариза бирүченең исеме һәм e-mail, аның сайтка кагылышы (автор, хуҗа, вәкил), сайт исеме, веб-адрес (URL), ресурсны кыскача тасвирлау, тематик номинация.

6.4. Сайтның Конкурска кабул ителү методикасы

Конкурста катнашырга кабул итү турында карар Оештыру комитеты әгъзалары арасында тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителә. Тавышлар тигез булган очракта Оештыру комитеты рәисе хәл итүче тавышка ия. Претендентны Конкурска катнаштыру турында карар 48 сәгать эчендә кабул ителә. Конкурста катнашучыга, сайтының алгы (титул) битендә урнаштыру өчен Конкурс баннеры җибәрелә. Конкурска кабул ителмәгән Претендентка, сәбәбен аңлатып, хәбәр җибәрелә.

6.5. Претендентларның гаризаларына таләпләр

Конкурста катнашырга физик һәм юридик йөзләр — номинация таләпләренә туры килүче интернет-ресурсларның хуҗалары катнаша ала (әлеге Нигезләмәнең 1.3. пунктына нигезләнеп). Гариза бирүчеләрнең яшәү урыны, гражданлыгы, сайт теркәлгән домен зонасы роль уйнамый.

Гариза кабул ителмәү сәбәпләре түбәндәгеләр була ала:

  • сайт эчтәлеге хокукый яисә әдәп нормаларына туры килми (көчләү, милләтара һәм динара каршылыкларны пропагандалау, порнографик эчтәлекле, кешене кимсетүче, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозучы, тоталитар секталарның, финанс пирамидаларының ресурслары, интим-хезмәтләр һ.б.);
  • гариза бирү моментында сайт техник яктан әзер түгел (хостинг эшләми, сайтның кайбер бүлекләрендә мәгълүмат юк яисә алар ачылмыйлар һ.б.);
  • гаризада күрсәтелгән мәгълүмат чынбарлык белән туры килми;
  • сайт Конкурс тәмамланганнан бирле яңартылмый, 2009 нче елның 1 сентябреннән бирле;
  • гаризаны карау вакытында сайт эшләми яисә соңгы 2 ел эчендә яңартылмаган;
  • сайтның оригиналь эчтәлеге юк;
  • сайт Internet Explorer һәм Mozilla Firefox браузерларының соңгы версияләрендә дөрес күрсәтелми;
  • сайт әле эшләнә генә яисә кайбер бүлекләренә кергәндә 404 хатасын бирә («бит табылмады»); һ.б.
  • сайтның дизайны бөтенләй юк яисә шаблон нигезендә генә тупас эшләнелгән (Народ.ру сайтлар конструкторы сервисы һ.б.);
  • сайтта мәгънәсез, оятсыз реклама урнаштырылган;
  • сайт чаттан гыйбарәт яисә теркәлгәннән соң гына эшләүче яисә махсус программа нигезендә эшләүче ресурс буларак эшли.

Хаталары һәм кимчелекләре төзәтелгәннән соң бер кат кабул ителмәгән сайтны кабаттан теркәү (1 тапкыр гына) мөмкинлеге бар.

II этап. Номинантларны сайлап алу

6.6. Номинантларны сайлап алу методикасы

1 сентябрьдан алып гаризаларны кабул итү туктатыла һәм Номинантларны сайлап алу этабы башлана. Жюри тарафыннан номинантларны сайлап алу 2010 нче елның 1-15 сентябрьларында оештырыла. Һәр Жюри әгъзасы һәр номинациядә 5 иң яхшы эшне сайлап ала.

Һәр интернет-кулланучы шулай ук тавыш бирүдә катнаша ала: Номинантларны сайлап алу этабында ул көн дәвамында һәр тематик номинациядә бер тапкыр тавыш бирергә хокуклы.

Оештыру комитеты Конкурсантларга арттырып бирелгән тавышларны алып ташларга хокуклы. Яңадан андый тәртип бозулар кабатланган очракта сайт «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясеннән алып куелырга да мөмкин. Бу очракта апелляцияләр кабул ителми — Оештыру комитеты тавышны арттырып күрсәтү (накрутка) фактларын дәлилләп торырга тиеш түгел.

6.7. Жюри тавыш бирү кагыйдәләре

Сайтларны бәяләүдә бәйсез караш булдыру өчен Жюри әгъзалары теге яисә бу сайтны ясауда яисә эшен алып баруда бәйле яисә бәйле булмауларын Оештыру комитетына алдан ук хәбәр итергә тиешләр. Андый сайт булган очракта әлеге Жюри әгъзасы тавыш бирми, аның урынына бәяне Оештыру комитеты әгъзасы куя.

Нигезләмәдә каралган вакыт дәвамында кайсы да булса Жюри әгъзасы тавыш бирмәгән очракта, бәяне Оештыру комитеты рәисе карары белән Оештыру комитеты әгъзасы куя.

6.8. Номинантлар составын формалаштыру

Һәр номинациядә Номинантлар составын Конкурсның Оештыру комитеты Жюри бәяләре нәтиҗәсендә билгели.

Барлык тематик номинацияләр арасында иң күп интернет-тавыш җыйган егерме сайт «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә автомат рәвештә Номинант булалар.

III этап. Җиңүчеләрне билгеләү

6.9. Җиңүчеләрне билгеләү методикасы

Барлык тематик номинацияләрдә дә Конкурсның Җиңүчеләре Жюри әгъзалары тарафыннан 2010 нче елның 16-30 сентябренда бәяләр суммасы буенча билгеләнә.

6.10. Жюри тавыш бирү кагыйдәләре

Сайтларны бәяләүдә бәйсез караш булдыру турында 6.7. пунктында каралган нормалар Конкурс Җиңүчеләрен билгеләгән вакытта да дөрес. Бу этапта Номинантларны бәяләү Жюриның эшче төркемнәре кысаларында 10 баллы система буенча башкарыла («Дизайн һәм юзабилити», «Эчтәлек һәм интерактивлык (рус телендә)», «Эчтәлек һәм интерактивлык (татар телендә)», «Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек»). Эшче төркемнәрнең әгъзалары сайтларны үз критерийлары буенча гына бәялиләр. Мисалга, «Дизайн һәм юзабилити» эшче төркеме әгъзалары сайтның эчтәлеген һәм технологик үзенчәлекләренә бәя бирмиләр. Эшче төркемнең һәр әгъзасы һәр Номинантка үз бәясен бирә, аннары һәр сайт буенча эшче төркем эчендә урта бәя исәпләп чыгарыла. Аннары һәр эшче төркемнең уртача бәяләре кушыла һәм Жюриның урта бәясе килеп чыга.

Татар телендәге Номинацияләрдә бәяләр куелу этабында «Содержание на русском языке и интерактивность» эшче төркеме әгъзалары башка тиеш булмаган критерийлар буенча бәя ясамыйлар. Монда бәяне башка өч эшче төркем әгъзалары гына куялар.

«Татар телендә эчтәлек һәм интерактивлык » эшче төркеме әгъзалары үз критерийлары буенча бәяләрне татар телендәге номинацияләрдә генә куя алалар.

6.11. Интернет-кулланучылар тавыш бирү кагыйдәләре

Һәр интернет-кулланучы тавыш бирү этабында бер Номинант өчен генә тавыш бирә ала. «Тамашачы симпатиясе призы» номинациясе җиңүчесе итеп иң күп интернет-тавыш алган ресурс сайлана. Бу номинациядә Җиңүчене билгеләүдә Жюри әгъзалары катнашмый.

«Тамашачы симпатиясе призы» номинациясендә Җиңүче әлеге категориядә сайлап алынган 20 Номинант арасыннан кабат сайлау нәтиҗәсендә билгеләнә.

6.12. Номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләү

Эшче төркемнең һәр әгъзасы һәр Номинантка бәя бирә. Аннары һәр сайтның иң югары һәм иң түбән баллары алып ташланыла һәм әлеге эшче төркем куйган уртача балл санап чыгарыла. Аннары һәр эшче төркем куйган уртача баллар кушыла һәм Жюри куйган гомуми уртача бәя чыгарыла. Әлеге уртача бәяләр буенча Конкурсның Оештыру комитеты тарафыннан һәр номинациядә Җиңүчеләр билгеләнелә. Берничә Номинантның баллары тигез булган очракта урынны билгеләү буенча соңгы хәлиткеч карарны Жюри Рәисе чыгара.

6.13. Җиңүчене билгеләүдән баш тарту

Теге яисә бу Номинациядә Конкурс стандартларына туры килүче эшләр булмаган очракта Жюри Рәисе һәм Оештыру комитеты Рәисенең уртак карары белән Җиңүче билгеләнмәскә мөмкин.

IV этап. Җиңүчеләрне бүләкләү

6.14. Конкурс Нәтиҗәләрен игълан итү

Конкурсның нәтиҗәләрен игълан итү 2010 нче елның октябрь аенда Бүләкләү тантанасында узачак. Конкурс Нәтиҗәләрен рәсми игълан итү минутына кадәр Оештыру комитеты һәм Жюри әгъзаларына аларга билгеле мәгълүматларны башкаларга хәбәр итәргә тыела. Бүләкләү тантанасыннан соң Җиңүчеләр исемлеге Конкурсның рәсми сайтына урнаштырыла һәм Конкурсның мәгүлүмати спонсорлары, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан халыкка игълан ителә.

6.15. Конкурс бүләкләре

  • «Татнет йолдызлары-2008» Конкурсы Җиңүчесе дипломы;
  • җиңүче сайтта урнаштырылу өчен «гомерлек» Конкурс Җиңүчесе электрон медале;
  • Конкурс спонсорлары бүләкләре.

6.16. Өстәмә призлар һәм кыйммәтле бүләкләр

Аерым Номинацияләрдә Җиңүчеләр өстәмә призлар белән бүләкләнә алалар. Конкурс нәтиҗәләре нигезендә Жюри Рәисе һәм Оештыру комитеты Рәисенең уртак карары белән Конкурсант Махсус диплом белән бүләкләнә ала.

Оештыру комитеты һәм Жюри Татар Интернеты үсешенә һәм Конкурсны оештыруга зур өлеш керткән шәхесләрне бүләкли ала. Оештыру комитеты Җиңүчеләрне һәм Конкурс Номинантларын үзенең рәсми сайты һәм төрле массакүләм мәгълүмат чаралары аша популярлаштыру өстендә эшли.

Йомгаклаучы нигезләмәләр

Оештыру комитетының барлык әгъзалары да килешеп раслаганнан соң әлеге Нигезләмә үз көченә керә. Нигезләмәнең килешенгән һәм расланган варианты Оештыру комитеты рәисендә саклана.

Әлеге Нигезләмә кызыксынган якларны канәгатьләндерү йөзеннән тәҗрибә арта бару белән яхшыртылырга мөмкин.

Әлеге Нигезләмә Конкурсның рәсми сайтында бастырыла һәм Конкурста катнашырга теләгән һәркем аның белән танышып чыга ала.